+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 февраль 2019, 05:42

Путин татамига чыкты. Кемне кыйрата?

Владимир Путин, ике елдан соң, янә дзюдо мәйданында.

Ил башлыгы кичә, Сүриягә кагылышлы мәсьәләләр буенча көне буена барган сөйләшүләрдән соң, Сочидагы "Юг Спорт" үзәгенә юнәлде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Анда бокс, ирекле көрәш һәм дзюдо буенча илнең җыелма командасы шөгыльләнә. Алар Владимир Владимировичка спортчыларны дәүләт бүләкләре белән җиңүләргә илһамландыруны сорады. Олимпия уеннарына ел ярым вакыт калып бара, миллионлаган кеше спортчылардан җиңү көтә.

- Сезнең иңгә зур хезмәт һәм олы җаваплылык төшә, - диде Президент. - Миллионлаган кеше сезгә ышана.

Арытаба ул биредәге Олимпия чемпионнары белән алышты.

- Физик күнегүләр белән шөгыльләнүче кешенең канында адреналин арта, - ди Президент. - Кәеф күтәрелә, тормышка башкачарак карый башлыйсың, Алсу күзлекне салып, чынбарлыкта чын гамәлләр кулдан килә, дияргә була.

Спортчылар Путин белән фотога төште һәм аңа дзюдо формасы бүләк иттеләр, дип хәбәр итәләр Президентның матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас