+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 февраль 2019, 11:37

Радий Хәбиров: “Сибай башлыгына рәхмәтлемен”

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Сочида журналистларга Сибайдагы хәл турында сөйләгәндә “кешеләр нәрсә булганын аңласын өчен анда башкарган иң мөһим эшләребезнең берсе — үтәкүренмәле мәгълүмати структура булдыру”, диде.

“Без зарарлы матдәләр дәрәҗәсен көненә биш тапкыр тикшердек һәм ничек бар шулай бастырып чыгардык. Халык дөрес мәгълүмат ишетүенә инансын өчен бу анализлар Сибай җәмәгатьчелеге катнашлыгында алынды”, — диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров кискен сүзләр кулланган Сибай мэры Рөстәм Афзалов белән килеп туган хәлгә дә кагылды. Ул шәһәр җитәкчелегенә төрле хәлләр белән очрашырга туры килә, ләкин аларны уңышлы җиңеп чыгалар, диде.

— Мин шәһәр башлыгына рәхмәтлемен. Әйткәндәй, ул гаиләсе, балалары белән шунда яши, беркайда да китми. Эшләр яхшы оештырылган. Шул ук вакытта, ниндидер проблема туганда, һәрвакыт карчыгалар — кимсетелгәннәрне яклаучы башлык кигән кешеләр пәйда була. Сибайлылар ачуланды, алар шәһәр башлыгыннан ниндидер аңлашылмаган кешеләр килеп нәрсәдер таләп итү белән бәйле һәр гамәлне тыюны таләп итте, — диде республика җитәкчесе.
Читайте нас