Алар халыкка медицина ярдәменең ничек күрсәтелүе, Уфа табиб-терапевтларының һәм тар белгечләрнең эше турында сөйләде.
Шулай ук, Рим Каюмовка бүген, 15 февральдә, "500нче зонадан" балалардан беренче төркем шифаханәгә озатылу турында хәбәр иттеләр.
Шулай ук ул берничә дистә гаилә яшәгән вакытлыча яшәү үзәген карады һәм карьерда булды.
"Эш дөрес оештырылган, минемчә, киеренкелек бетте. Уфадан медицина белгечләре зур ярдәм күрсәтте, алар дәваханәдә кабул итә. Шәһәрдә ис сизелми. Хәлне контрольдә тотачакмын. Сибайда гражданнарны күчмә кабул итү оештыру планлаштырыла. Әлегә урындагы халыктан мөрәҗәгатьләр килмәде", - диде Рим Каюмов.