Бу хакта Гомумрусия халык фронтының "Генеральная уборка" проектын көйләүче Морад Шәфыйков белдергән.
Бу төзелеш калдыкларын нәтиҗәлерәк файдаланып булыр иде: вакланган ташларны һәм бетонны юлларга сибәргә мөмкин.
Мәсәлән, Ишембайда Губкин һәм Бульвар урамнарында былтыр берничә йорт сүтелгән. Аннары калдыкларның яртысы гараж кооперативы территориясенә түгелгән, калганнары сүтелгән урында
калган.
Кызганычка каршы, чүпне теләсә кайда түгү киң таралган гамәл. Шуңа да контроль-күзәтчелек органнарына төзелеш калдыкларын чистарту һәм чыгару белән шөгыльләнүче подрядчы оешмаларның эшен һәм аларны тиешле полигоннарга илтүне контрольдә тотарга кирәк.