+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 февраль 2019, 14:55

Сез бүген дә сафта!

Бүген "Торатау" Конгресс-холлында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тулуына багышланган тантаналы утырыш узды.

Анда республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров катнашты һәм һәлак булган яугирләрнең ата-аналарына һәм туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Безнең халык авыр вакытта күкрәге белән Ватан сагына басарга әзер. Буыннан-буынга бездә Туган илгә сөю, аның язмышы өчен җаваплылык, гаделлекне якларга омтылу тәрбияләнде. Әфганстан халкы ун ел дәвамында совет белгечләре күрсәткән ярдәм турында әле дә җылы сүзләр белән искә ала. Безнең армия исә анда тынычлык һәм суверенитет сагына басты, - диде Радий Хәбиров.

Бу гарасатта республикадан ун меңгә якын кеше катнашты. 343 яугир әфган далаларында башын салды. Интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен бик күпләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. Радий Хәбиров кайберләренең исемен атап үтте һәм аларның бүген дә сафта булуын, намуслы хезмәт итүен, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүен билгеләде.
Читайте нас