+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 февраль 2019, 14:20

\"Без барлык эшләрне эшләдек һәм эшләячәкбез...\"

Бүген Сибай шәһәре хакимияте апелляция шикаятен Башкортстан Югары судына юллаган. Анда Сибай карьерында мәгъдән пыску аркасында барлыкка килгән һава пычрану белән бәйле килеп туган хәлгә урындагы чиновникларның гамәл кылмавы турында шәһәр суды карары белән килешмәгәне турында билгеләнгән.

6 февраль карарында шәһәр хакимиятенең Сибай халкына атмосферада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгәннән артык булуы турында вакытында хәбәр итмәгәнлеге языла. Моның турында хакимияткә шикаять белән Сибай судына урындагы прокуратура мөрәҗәгать иткән.

Прокурор тикшерүе раслаганча, Сибай карьерында руда пыску нәтиҗәсендә шәһәр һавасында зарарлы матдәләр концентрациясенең артык булуы декабрь аенда республиканың Табигатьтән файдалану һәи экология министрлыгының Сибай территориаль комитеты тарафыннан ачыкланган. Әмма шәһәр хакимияте ягыннан тиешле чаралар күрелмәгән. Атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны чикләү буенча күрелгән чаралар җитәрлек дәрәҗәдә булмаган һәм аз нәтиҗәле булып чыккан. Эш материалларыннан күренгәнчә, атмосфера һавасының пычрануы һәм аны яхшырту буенча программаларның үтәлеше турында халыкка мәгълүмат җиткерү чаралары да җитәрлек булмаган.

Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр суды Сибай хакимиятенә һавада пычраткыч матдәләрнең суммар концентрациясе турында, атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту программаларын һәм тиешле чараларны үтәү хакында халыкка мәгълүмат бирүне йөкләгән. Сибай хакимияте мондый карар белән килешми һәм аңа карата республика Югары судына апелляция шикаяте биргән.

– Без барлык эшләрне эшләдек һәм эшләячәкбез. Без биредә яшибез, шәһәребезне яратабыз һәм, шулай ук, һаваның элекке кебек чиста һәм экологик хәвефсез булуына омтылабыз, — ди шәһәр хакимияте җитәкчесе Рөстәм Афзалов.
Читайте нас