Аның сүзләренә караганда, Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерына су бирү күләме тәүлегенә 10 мең кубометрга кадәр җиткерелгән, шулай ук күкерт диоксиды концентрациясен киметү өчен суга известь кушыла.
– Известь кертү план буенча 1600 тонна иде, аны 2 мең тоннага җиткерергә карар ителде. Бу атнада чаралар үткәрү өчен уңайлы һава шартлары көтелә. Күкерт диоксидының рөхсәт ителгән нормадан артуы теркәлмәгән, - диде шәһәр мэры.