+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 февраль 2019, 13:33

Сибайда алдан уйланылган протест гамәлгә ашырыла (видео)

Публицист Шамил Вәлиев, Сибайда алдан уйланылган, планлаштырылган протест гамәлгә ашырыла, дип белдерде.

– Сибай вакытлыча Башкортстан башкаласына әверелде, дип әйтергә мөмкин. Анда мәдәният хезмәткәрләре, республиканың иң яхшы табиблары, махсус коткаручылар төркемнәре һәм, әлбәттә, волонтерлар эшли.

Сибай хакимияте башлыгының бер очрашуында мин бер нәрсәне күрдем: иң әзерләнгән, акыллы, үзенә ышанган кешеләр сорауларын аңа кәгазьдән һәм кесә телефоныннан укып бирде. Минем уйлавымча, бу - кем беләндер сөйләшеп оештырылган эш гамәлгә ашырылды.

Алдан уйланылган протест гамәлләренең тагын бер билгесе – районда, имеш, шәһәр кешеләре мәнфәгатьләрен кайгыртучы таныш булмаган кешеләрнең килеп чыгуы, – дип белдерде публицист.
Читайте нас: