+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 февраль 2019, 14:45

\"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!\"

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә подъездлар ремонтлау мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.

Республика җитәкчесе чиновникларга күпфатирлы йортлар подъезларына кадәр “тәпи-тәпи атлап барырга” һәм аларның торышын шәхсән тикшерергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, быел старт алган программаны гамәлгә ашыру вакытына сыешмау куркынычы бар.

Ул подъездларга ремонт эшләре төрләре буенча җәмәгать фикер алышуларын 20 февральдән 1 мартка кадәр озайту зарурлыгын белдерде, чөнки, әйтик, подъездны ниндигә буяу турында гына да халык белән киңәшләшмәсәң, киләчәктә аларның канәгатьсезлеген көт тә тор. Халык белән киңәшләшмәү һәм программага тиешле подъездлар эләкмәвен белү иң зур хаталар булачак, диде Радий Хәбиров.

— Мин берничә хакимият башлыгы белән сөйләштем. Алар үзләре бер генә подъездга да бармавын белдерде. Шуны аңлатыгыз әле миңа: мәсьәләнең асылына төшенми торып, бу процесслар белән ничек идарә итмәк кирәк? Ни өчен башлыклар моны эшләми? — дип мөрәҗәгать итте ул торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреевка. — Хакимият җитәкчеләренең башлары буталган. Әгәр дә Сезнең абруегыз җитми икән, миңа килегез. Сез бу программа эшен боздыгыз, дип исәплим.

Радий Хәбиров эксперт идарәсенә, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләренә барып, подъезларны ремонтлау программасы тиешенчә гамәлгә ашырылсын өчен хәлгә ныклап төшенергә кушты.

Ремонт эшләре 15 апрельдә башланып, 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш. Быел республикада 4 мең подъезд ремонтланачак, моның өчен 1 миллиард сум акча юнәлтелә.
Читайте нас: