Монда өч заманча җитештерү-технология үзәген төзү бара. Анда югары технологияле 250 берәмлек техника куелачак. Үзәкләр дөньяда иң алдынгы стандартларга таянып төзелә, биредә сакчыл җитештерү алымнары кулланыла.
УМПОның идарәче директоры Евгений Семивеличенко Игорь Комаровка импортны алмаштыру программасы буенча "ВК-2500" двигательләре компонентлары җитештерүче 185нче җитештерү-технология үзәген күрсәтте. Әлеге компонентлар вертолет двигательләре өчен кулланыла. 1996 елга кадәр "Москвич" автомобиле двигательләре җитештерелгән бинада югары технологияле 50 станок куелган.
Бер ел элек биредә Президент Владимир Путин да булып китте. Ул 185нче җитештерү-технология үзәгендә башкарылган эшләрне югары бәяләде.
Игорь Комаров җыю цехы эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә Су-35, Су-27, Су-30 самолетлары һәм "Ка", "Ми" вертолетлары өчен аерым төеннәр җитештерелә.