Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашлыгындагы брифингта република җитәкчесе бу эшләрне никадәр катлаулы булуын билгеләде.
- Карьерга су тутыру белән беррәттән, башка шахталарда эш дәвам итә, - ди ул. - Шул вакытта анда эшләүче йөзләгән кеше турында сүз бара. Әлбәттә, монда чиксез сак булырга кирәк. Әмма мин 20 мартка биредәге эшләрне төгәлләүне таләп итәчәкмен.
Игорь Комаров фикеренчә, барлык хезмәтләр дә 20 мартка юнәлеш тота, аннан соң башка эшләр дәвам итәчәк.