Аның төп максаты — апрель уртасында узачак “Управдом” республика форумында фикер алышыр өчен көнүзәк мәсьәләләрне билгеләү.
Тәүге җыелышлар ук күрсәтүенчә, йорт комитетлары рәисләре тарафыннан көн тәртибенә еш кына подъездларны ремонтлау һәм каты көнкүреш калдыклары белән эш итү мәсьәләләре чыгарыла.
Җыелышлар февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннары район һәм шәһәр җыелышларында катнашучылар республика форумында каралырга тиешле темалар буенча анык тәкъдимнәр кертәчәк.
Булачак форум турында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 28 гыйнварда үткән оператив киңәшмәдә хәбәр иткән иде. Ул фикер алышуга халыкны борчыган иң мөһим мәсьәләләрне чыгарырга тәкъдим итте.