Көн саен шәһәр хакимияте экологик хәлгә багышланган брифинг үткәрә.
Бүген, 20 февральдә, брифингны Сибай хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Сафин үткәрде.
Оператив штаб җитәкчесе, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов сүзләренә караганда, 20 февральдә мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә һәм кайнар линиягә һава торышына бәйле шәһәрлеләрдән 4 мөрәҗәгать килгән.
- Узган тәүлек эчендә 46 тапкыр, шул исәптән 6 – төнге һәм 3 – гражданнар гаризалары буенча үлчәүләр үткәрелде. Һавада күкерт диоксиды дәрәҗәсенең максималь артуы (11 тапкыр) Тау урамы буенча 15.12 сәгатьтә күзәтелгән. 14 февральдән башлап үлчәүләр төнлә дә үткәрелә, аларның нәтиҗәләре 23.00 сәгатьтә һәм 2.00 сәгатьтә салына. Моннан тыш, хәзер көн саен Иске Сибай авылында үлчәүләр үткәрелә, - диде Александр Сергеевич.