Сибай УГОК филиалы техник директоры урынбасары Артур Әгъләмов сүзләренә караганда, Төньяк бортта, кар яву сәбәпле, махсус катнашма сибелми.
Тепловизион төшерү мәгълүматларына караганда, Төньяк борт буенча максималь температура 4,2 дән 17,4 градуска кадәр, Көньяк буенча – 33тән 53,5 градуска кадәр күтәрелгән. Шахтада җир асты тау эшләнмәләрен су басу дәвам итә. 20 февральдә иртәнге 6га алынган мәгълүматларга караганда, су дәрәҗәсе 549нчы горизонттан 22 метр тәшкил иткән.
Киләсе брифинг 21 февральдә булачак. Аны Сибай шәһәре хакимиятенең рәсми төркемендә карарга була.