Тавыш бирү өчен бюллетеньгә дүрт кандидатура кертелгән иде: биология фәннәре докторы, профессор Олег Логинов; химия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Әхәт Мостафин; биология фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең Биохимия һәм генетика институты лабораториясе мөдире Алексей Николенко; география фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Айбулат Псәнчин.
2018 елның апреленнән Уфа федераль тикшеренү үзәге рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ахунов сайлауларда катнашмаган.
Сайлаулар ике турда узган. Икенче турга Әхәт Мостафин һәм Алексей Николенко чыкканнар. Икенче тур нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән бу вазыйфага Әхәт Мостафин тәгаенләнгән.