Мәскәү аэропортыннан очып китеп Уфага юнәлгән шәхси бизнес-джет "Bombardier Challenger 600" "Ютейр" авиакомпаниясенең Санкт-Петербургтан Мәскәүгә очып барган "Боинг 737-400" очкычының юлын кисеп үткән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, самолет очып киткәндә диспетчер командасын үтәмәгән һәм тиеш булганнан 2 километр биеккәрәк күтәрелгән. Җирдә кисәтү системасының дөрес эш итүе нәтиҗәсендә генә самолетлар бәрелешми калган.
Югыйсә, 2002 елда Германия күгендәге фаҗига кабатланасы иде...