— Шәһәребез картая, яшьләр китә, 15 ел эчендә халык саны 10 меңгә кимеде. Эш юк. Исемне Гомертауга үзгәртү аны тулысынча яңартачак. Югыйсә “күмер” сүзе “янган”, “пыскыган”ны аңлата. Ә “гомер” сүзен кушу гомерен озайтачак. Димәк, шәһәр яшәячәк һәм үсешәчәк, — ди Исламшин.
Әйткәндәй, Күмертау 1947 елда Бабай поселогы буларак барлыкка килгән. 70 ел элек ул Күмертауга үзгәртелгән.
Хәзер инде Ришат Исламшин кебекләр аны Гомертау итәргә булаша. Хыяллары тормышка ашсын! “Как вы судно назовете, так оно и поплывет”, ди бит урыслар.