0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2019, 02:00

Радий Хәбировның аккаунты – иң яхшысы

“Петербургская политика” фонды Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләрен “губернаторларның иң яхшы аккаунтлары” категориясенә кертте һәм нәтиҗәләр исемлегендә аларны беренче урынга куйды. Бу хакта фондның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Радий Хәбиров “Instagram”, “Facebook”, “Вконтакте” , “Одноклассники” челтәрләрендәге битләрендә, рәсми чаралар турындагылар белән беррәттән, шәхси кичерешләре турында да язмалар урнаштыра. Алар үз исеменнән, хисле язылган, стиле югары, кешеләргә ачык һәм якын булуы тоемлана, дигән фикердә белгечләр.
Экспертлар Радий Хәбиров, үзе турында язудан бигрәк, рухи кыйммәтләр турында яза, видеороликлар куя, дип билгели. Аккаунтны әледән-әле кереп карау теләге туа. Негатив комментарийлар алынмый, аларга карата фикер белдерелми. Пабликларның төп месседжы: “Башлык күзлегеннән – республика белән ничек идарә итәргә?”
Күренекле блогер һәм Social Media буенча белгеч Олег Бармин да Радий Хәбировның шәхси аккаунтларын тулыландыру буенча эшне югары бәяләде.
— Мин Башкортстанга Digital-Корылтайга килгәннән соң Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге барлык аккаунтларына да язылдым һәм бүгенге көнгә кадәр аны карап барам. Анда эш актив алып барылуы, текстларның эмоциональ булуы күренеп тора. Күпсанлы видеолар урнаштырылган, аларда минем эре, аңлаешлы титрлар булырга тиеш дигән теләкләрем искә алынган. Мин барлык төбәк башлыкларының пабликларына язылмасам да, тоташ алганда, Радий Хәбировның аккаунтын губернаторлар арасында иң яхшысы, дип танылуын гадел дип исәплим, — диде ул.
Читайте нас в