-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 февраль 2019, 15:38

Оча, оча, ирләр оча

Ике көндә Уфада ике ир-ат югары катлардан егылып төшкән.

Берсе — 8нче полиция бүлекчәсе хезмәткәре, Комаров урамындагы йортның 11нче катыннан сикергән, дигән фараз бар. Ул ялда булган, фаҗигагә гаиләдәге гаугалы хәлләр гаепле, имеш.

Икенче хәл Комсомол урамында теркәлгән. Бер ир шунда урнашкан бер йорттагы кибет түбәсенә килеп төшкән. Бәхеткә, ул исән калган.

32 яшьлек ир узаманы табиблар кулына тапшырылган. Бу хәлнең дә сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас: