- Безгә продукция күршедәге Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләренән, Баймак районыннан китерелә. Китерелгән ит тулысынча лабораториядә тикшерү үтә. Ит – экологик чиста продукция. Кызганычка каршы, Сибайның үзендә фермерлар юк, ит тулысынча читтән китерелә. Эремчек, кош ите, йомырка Сибайның үзендә җитештерелә. Базарда сатылучы азык-төлек мотлак рәвештә лаборатория тикшерүе үтә, ансыз бер кешегә дә сату рөхсәт ителми. Килеп туган хәл Сибай базарында сатылучы продукциянең сыйфатына берничек тә кире йогынты ясамады, - ди Сибай шәһәре базар директоры вазыйфасын башкаручы Гөлназ Солтанова.
- Азык-төлекне даими рәвештә шушы базардан сатып алам. Монда һәрвакытта да яхшы продукция сатыла, сыйфаты даими тикшерелә. Сатучылары да яхшы таныш, - ди сатып алучы Фәрхәнә Гайнанова. - Сибайдагы экологик хәлгә килгәндә, шәһәрдә саф һава, нинди дә булса ис сизелми. Мин бер вакытта да респиратор яки бәйләвеч кигәнем булмады. Миңа 64 яшь, сәламәтлегемә зарланмыйм.
- Кышкы-язгы чорда хайваннарга нинди авырулар хас булса, әлеге вакытта шундый чирләр күзәтелә. Малларның үлүе теркәлми. Әле аларның имуннитет түбәнәя, авитаминоз. Йорт кошларына, этләргә экологиянең йогынтысы булмады, алар аңа, кеше белән чагыштырганда, аз бирешүчән. Экология начараю нәтиҗәсендә аларның күпләп үлүе күзәтелми, - ди Сибай шәһәр ветеринария станциясе ветеринария табибы Вадим Передельский. – Гадәттә, станциягә йорт хайваннары авырган очракта мөрәҗәгать итәләр. Мал-туар авырганда телефоннан консультация бирәбез. Тавыклар йомырканы әзрәк сала башлый. Хуҗабикәләргә бу чорда тавыкларга витаминнар, биоөстәмәләр кушылган азык ашатырга киңәш бирер идем.
- Безнең фермер хуҗалыгында җитештерелгән дуңгыз итен бик теләп сатып алалар. Продукцияне Сибай базарында һәм үз кибетебездә сатабыз. Экологик хәл безнең малларда бернинди дә чагылыш тапмады. Элеккечә яхшы үрчем алабыз, сыйфатлы продукция җитештерәбез, - ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Вячеслав Бутырин.