Район хакимиятенең эшләр идарәчесе Илгиз Баемов белдерүенчә, былтыр төбәктә 700дән артык рейд үткәрелгән, законсыз спирт һәм аракы сатуның 210 факты ачыкланган, 1,5 тонна спиртлы продукция тартып аланган.
Сатучыларга 30ар мең сум күләмендә штраф салынган, 5 җинаять эше кузгатылган.
Быел исә бу төбәктә ялган алкогольгә каршы көрәш тагын да кызган. 1 гыйнвардан 56 рейд үткәрелеп, 400 литр спиртлы продукция тартып алынган, законсыз продукция сатуның 26 факты ачыкланган, 1 очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
— Әлеге максатта район хакимияте, авыл биләмәләре, һәр авылда булдырылган “Ир-егетләр коры” һәм “Ак инәйләр” оешмалары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бердәм эш алып бара. Авылларда спиртлы эчемлекләр сата торган нокталар билгеле. Алар һәрдаим тикшерелеп тора, яңалары ачыклана, — ди Илгиз Хөрмәт улы.
Иң күп ялган алкоголь сатучылар исемлегендә Баймак шәһәре, Темәс һәм Иске Сибай авыл биләмәләре аталды.