+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 февраль 2019, 16:54

Көн узды. Сибайда ничек узды икән?

Биредә көн озынына экология торышын, һава сафлыгын тикшерү, йорттан-йортка кереп йөрүләр бара, табибларга мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм оештырыла.

Учалы тау-баектыру комбинатынының Сибай филиалыннан хәбәр итүләренчә, хәвефле шахтага су тутыру дәвам итә, бүген аның югарылыгы 44 метрга җиткән. Моннан тыш, карьерга махсус катнашма һәм балчык кушылмасы китерелә.

Көн дәвамында 112 системасы һәм "кайнар линия"гә шәһәр халкыннан 62 мөрәҗәгать кабул ителгән. Һава чисталыгы 55 тапкыр тикшерелгән, шуларның 14е - төнлә.

Шәһәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгатенә ярашлы, махсус лаборатория 19 тапкыр урынга барып эшләгән. Күкерт диоксидының ПДКдан нык арткан вакыты 11 сәгать 25 минутта Нуриманов урамы, 9/1 санлы йорт янында күзәтелгән. 16 сәгатькә шушы ук урында ПДК нормада булган, бу вакытта аның 1,82 тапкырга артуы Күпер урамында күзәтелгән.

18 сәгатьткә Нуриманов урамында ПДКның 1,8 тапкырга артуы, әлегә кадәр аның нормада булы турында хәбәр ителә.

Шәһәр хакимияте теләге булган һәркемгә Белов урамы, 21 санлы йортта вакытлыча яшәп тору мөмкинлеге бирә. Бүген аннан 2 кеше файдаланган.
Читайте нас