Алар төнен дә, көнен дә белгечләргә ярдәм итәргә һәм халыкка дөрес мәгълүматны җиткерергә әзер.
Төш вакытындагы үлчәү нәтиҗәләренә ярашлы, шәһәрнең Нуриманов урамы, 9/1 санлы, Старательләр урамы, 2/1 санлы йортлар янында күкерт диоксиды буенча ПДК нормадан күбрәк булган.
Газлы урыннарда коткаручылар, һәр йортка кереп, аңлату эшләре алып бара. Биредә яшәүчеләр Белов урамы, 21 санлы йорттагы вакытлыча урнашу урынына килә ала. Алар өчен махсус автобыс маршрутлары билгеләнгән.