Учалы районының Мансур авылында олы яшьтәге әби көмешкә саткан. Ул районның полиция хезмәткәрләре кулына махсус рейд вакытында “эләгә”. Бу хакта news102.ru интернет басмасы хәбәр итә.
70 яшьлек пенсионер ханым үзе җитештергән алкогольле продукцияне үз йортында ук саткан. Әллә ни зур акчалар эшли алмаса да, авылда көмешкәгә ихтыяҗ һәрвакыт булган.
Әбигә карата административ җинаять турында протокол төзелгән. Аңа ярашлы, минималь штраф — 30 мең сум, ә иң күбе 50 мең сум тәшкил итә. Шундый ук, хокук бозу яңадан кабатланса, пенсионерга җинаять җаваплылыгы яный.
Полицейскийлар бу көнне әбинең өендә алты шешә көмешкә барлыгын ачыклаган.
Фото: ачык чыганаклардан.