Инстаграмга апасы репертуарындагы җырны башкаруын куйган иде...
Моннан гаеп табарга тырышучылар да табылган. Моңа җавап итеп, ул мондый пост язып элгән. – Хөрмәтле, дуслар, гафу итәрсез. Саф-пакь күңелле кешеләрнең күңеленә караңгылык булып керсәм. Без, балалар кебек өлкәннәр дә, ни генэ эшләсәк тә яңалыгыбызны интернетка куярга ашыгабыз. Мин үземнен ялгышлыгымны бүген генә аңладым. Әмма мин сезнең алда акланып, эшләгән эшләрем өчен мескенләнеп исбатлар өчен сезгә җавап язмыйм, дөрес аңлагыз. Мин Кояшыма охшаганмынмы, җырларга тырышаммы, ул исән чакта кайда булганмын??? Сорауларыгыз бик күп??? Җырлыйм икән, димәк, мин исән. Охшарга тырышам икән, чөнки ул минем өчен үрнәк, моңа кадәр ник күренмәгәнмен, чөнки Кояшым исән-сау һәм ул үз миссиясен җиренә җиткереп, "Халкым, газиз тамашачым", - дип җаны-тәне белән үз хезмәтен үзе башкарды. Юк-бар мәгънәсез җавапларыгыздан мин каралмам, әмма күңел кителер һәм Кояшымның нурына шәүләгез төшәр. Ул исән-сау чагында үзенекеләрне беркайчан да кимсетергә, кыерсытырга ирек бирмәде, - дигән Фирүзә ханым.
Чынында исә, Хәния Фәрхине чынлап яраткан тамашачы аның кайдадыр берәр сыйфаты төсмерләнеп китүенә дә шатлана - көлүе, башын боруы, кул хәрәхәтләре дә, хәтта. Ә бертуган сеңлесендә бу чалымнар бихисап. Җырлавында да охшашлык бар. Шуңа күрә, Фирүзәкәй, Сез безгә бик тансык һәм кадерле булуыгызны белеп яшәгәез, мотлак җырлагыз һәм Хәния апа турында истәлекләрегезне халыкка чыгарып торыгыз.
Ә болай да хәсрәтле күңелегезгә дорфа кагылучылардан югарырак булыгыз. Апагыз шулай итә иде...