+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 ноябрь 2019, 19:50

Беренче губернаторның 200 еллыгы билгеләнәчәк

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.


Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.

Документ нигезендә, юбилей чаралары 2020 елда узачак. Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров җитәкләгән оештыру комитетына юбилей чаралары планын эшләү һәм раслау йөкләтелде. Григорий Сергеевич Аксаков (1820-1891) - танылган язучы Сергей Тимофеевич Аксаковның улы. 1865 елның 11 июнендә яңа гына оешкан Уфа губернасы губернаторы итеп билгеләнә. Нәкъ менә аның чорында кафедраль собор, рухи семинария биналары, Кунак йорты, архиерей йорты, губернатор йорты һәм башкалар төзелгән. Югары сәүдә һәм Җәмигъ мәйданнары формалаша. Аның каршында Уфа губерна музее оештырылган, шәһәр театры төзелгән, хатын-кызлар гимназиясе ачылган.




Фото: Башинформ
Читайте нас