+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 декабрь 2019, 07:45

Сибай медицинасы - үсештә

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада медицина оешмалары заманча җиһазландырыла.

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада медицина оешмалары заманча җиһазландырыла.

Бүген Русия, шул исәптән Башкортстан сәламәтлек саклау системасын мәгълүматлаштыру максаты куелган. Сибай үзәк шәһәр дәваханәсендә, мәсәлән, телемедицина технологиясе кулланып, консультация бирү тормышка ашырыла. Хезмәткә яраксызларга электрон белешмәләр әзерләнә.
Биредә «Ачык регистратура» проектына зур игътибар бирелә. Бу медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү, уңайлы шартлар тудыру уңаеннан башкарыла. Проект чикләрендә, эчке логистиканы һәм пациентлар агымын күз уңында тотып, «юл картасы» булдырылган.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгы белән балалар дәваханәсен ремонтлауга акча бүленгән. Федераль максатлы программа чикләрендә, быел балалар поликлиникасына рентген аппараты, лаборатория, офтальмология һәм оториноларингология кабинетлары өчен җиһазлар алырга исәп тоталар.



Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас