+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 гыйнвар 2020, 08:59

Кайда эчәр суның сыйфаты начар?

"Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында Дәүләкән шәһәрендә яңа су чистарту системасы эшли башлаячак. Финанслауның гомум күләме 107,4 миллион сум тәшкил итәчәк. Тагын кайда су чистартуга мохтаҗ, бәлки сез яшәгән төбәктәдер?

Мишкә районының Мишкә, Уфа районының Нижегородк авылларында су катылыгы гомум нормадан ике тапкыр югары

Дәүләкән шәһәрендә ул - биш тапкырга кадәр, гомум минераллаштыру күрсәткече буенча ике тапкыр югарырак.

Чишмә районының Чишмә бистәсендә катылык һәм гомум минераллаштыру күрсәткече буенча эчәр су нормадан ике тапкыр югарырак.

Шаран районының Шаран авылында су катылыгы буенча - икедән биш тапкыргача, гомум минераллаштыру буенча ике тапкыр артыграк.

Әйдә, иркәм, алып барам чишмәләргә-суларгамы?! Чормадан көянтәләр төшәр дә әле, бәлки...

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас