+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 февраль 2020, 06:50

Туеннан соң өч кенә көн яшәп калган...

16 яшьлек кыз күрше авыл егетенә кияүгә чыккан була.

16 яшьлек кыз күрше авыл егетенә кияүгә чыккан була.

Әзербайҗанның Мәсәлле районында балигъ булмаган кыз туйдан соң берничә көн үткәч вафат булган. Бу хакта район прокуратурасына сылтама белән “Report” Әзербайҗан мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

16 яшьлек кыз берничә көн элек кенә Хошчабанлы авылыннан бер егеткә кияүгә чыккан була. Аның үлем сәбәпләрен ачыклау өчен гәүдәсе судмедэкспертиза тикшерүенә тапшырылган.

Билгеле булуынча, Әзербайҗан Республикасы законнары һәм халыкара конвенцияләр, аерым алганда, Бала хокуклары буенча конвенция нигезендә, балигъ булмаган үсмерләр балалар буларак теркәлә һәм аларга никахка керү рөхсәт ителми.
Фото: eadaily.com/ru
Читайте нас