Башкортстанда “Чиста су” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга федераль бюджет 4,1 миллиард сумнан артык акча бүлә. Шуның белән бергә, Башкортстан Башлыгы указы белән алдагы дүрт елда 11,7 мең фатирны шәхси җылытуга күчерәчәкләр. Бу мөһим мәсьәләләр алдагы елларда да республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булачак.
Фатирларда шәхси җылытуны тәэмин итү өчен блоклы 69 җылыту казанлыгы урнаштырыла.
“Программаны тормышка ашыру үзәкләштерелгән җылытудан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп иске җылыту трассаларыннан да котылачакбыз. Әле алар 70 процентны тәшкил итә һәм нәкъ шәхси йортларга кагыла. Кешеләр йортларында җылылыкны гарантияле алырга тиеш”, - ди вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
Биш ел эчендә иске җылыту челтәрләренең 50 процентыннан котылырга кирәк булачак.
Республиканың коммуналь хуҗалыгындагы икенче мөһим мәсьәлә – 19 муниципалитет территориясендә эчәр су белән тәэмин итү буенча 29 объектны төзү яисә модернизацияләү.
“Без югары планнар корганда, мәдәният, спорт сарайлары төзегәндә, баксаң, кайбер кешеләрнең сыйфатлы эчәр суы да юк икән. Безнең өчен бу иң зур проблема булырга тиеш. Су – иң мөһим яшәү чыганакларының берсе. Ул булмаган җирләргә барлык көчләрне ташларга кирәк, аннан соң инде башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә”, - дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.