Башкортстан чүп-чарга каршы көрәшүчеләрнең Бөтенрусия премиясенә катнашучылар саны буенча рейтингта алдынгы урында.
Чүп-чарга каршы көрәшүчеләрнең Бөтенрусия премиясенә йомгак ясалды. Башкортстан Республикасы Пермь крае белән бергә Бөтенрусия чүп-чар белән көрәшчеләр премиясенә катнашучылар саны буенча беренчелекне бүлеште. «Аерым хезмәт герое» номинациясендә Дүртөйле шәһәреннән Айгөл Муллагалиева җиңүче булды.
5 июньдә старт алган Бөтенрусия чүп-чар белән көрәшүчеләр премиясе битараф булмаган кешеләрнең игътибарын җәлеп итте, алар бер ай дәвамында чүп-чар җыештырды - эт белән йөргәндә дә, эшкә яки кибеткә барганда да.
Оештыручылар сүзләренә караганда, башлангычны Русиянең 58 төбәгендә 400дән артык кеше хуплаган. Акциягә артистлар, депутатлар, кайбер төбәк җитәкчеләре, дәүләт хезмәткәрләре дә кушылды. Катнашучылар Башкортстанда, Пермь краенда, Санкт-Петербургта аеруча күп булган. 25 көн эчендә акция кысаларында 370 мең кубометрдан артык чүп-чар җыелды.
- Республика халкы үзләре өчен иң кадерле урыннарында тәртип урнаштыру буенча безнең акцияне бик теләп хуплады. Бу - үзенең буш вакытын игелекле эшкә бүлеп, безнең чакыруда катнашкан һәркемнең җиңүе, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасында «Чиста уеннар» проектының төбәк координаторы Максим Некрасов.
Мондый акцияләр үткәрү республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту, халыкның экологик мәдәниятен күтәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проекты максатларына тулысынча туры килә.
Фото: glavarb.ru