+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Июля 2020, 15:50

Бездә искиткеч матур парклар булачак!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада заманча, матур парклар калкып чыга.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада заманча, матур парклар калкып чыга.

Башкортстанда көзен кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсы грантлары исәбенә төзекләндерелә торган өч шәһәр территориясе ачылачак. Республикада барлыгы шундый сигез территория бар.

Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, 26 сентябрьдә - «Бөре вакыты» архитектура-парк ансамблен, 3 октябрьдә — Бәләбәйдә «Җырлый торган чишмәләр паркы»н, 10 октябрьдә Ишембайдагы мәйданны тапшыру планлаштырыла.

Объектларны ачу Аксаков көннәрендә, Республика, Гаилә көнендә планлаштырыла. Бу өч шәһәр 2019 елда грантлар алды.

Дүртөйле, Мәләвез, Агыйдел, Яңавыл шәһәрләре һәм Николо-Березовка поселогы 2020 елның февралендә грантлар алды. Хәзер подрядчыларны сайлап алу буенча конкурслар үткәрелә.

Фото: "Башинфом"


Читайте нас