Чөнки соңгы чорда биредә күпкырлы төзекләндерү эшләре җәелдерелгән.
Чыннанда, шәһәр төзек, чиста һәм уңайлы булсын өчен күп көч салына.
2017-20 елларга исәпләнгән "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" программасына ярашлы, Баймакта күп эшләр тормышка ашырыла. "Баймакның алтын куласасы" проекты җәяүлеләр өчен тротуарлар булдыруны, шәһәр уртасындагы буа янында ял итү зонасы төзүне хәл итәргә ярдәмләшә. "Башкортстан ихаталары" күп катлы йортлар янындагы ихаталарны тулысынча төзекләндерүне үз эченә ала. Анда яшәүчеләр өчен заманча таләпләргә җавап биргән шартлар тудырыла: балалар мәйданчыгы, машиналар кую урыны, җәяүлеләргә махсус тротуарлар төзекләндерелә. Видеокүзәтү камералары да урынлаштырылачак.
"Күпкатлы йортларның подъездларын эшкәртү" программасында катнашу да Баймак шәһәре өчен отышлы. Аңа ярашлы, хәзер шәһәрдә биш күпкатлы йортның 16 подъездын төзекләндерү буенча эшләр башланды.
Агымдагы елда "Уңайлы шәһәр мохите" программасын тормышка ашыруга 38 миллион сум акча бүленде, биредә шулай ук урамнарны яктырту буенча да эш алып барыла.
Фото: Сайт администрации Баймакского района.