Башкортстан Хөкүмәте каршындагы комиссия 2019-20 елларда журналистика өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә дәгъва итүчеләрнең эшләрен тикшереп, түбәндәге исемлекне билгеләде.
Премиягә дәгъва итүчеләр: Башкорт дәүләт университетының журналистика факультеты профессоры Риф Әхмәдиев, “Ашкадар” радиосының өлкән мөхәррире Фәнүзә Баһаветдинова, журналистика ветераны Дмитрий Ефремов, “Молодежная газета” хәбәрчесе Эмилия Завричко, юстиция өлкән советнигы Василий Иванов, “Йәшлек” гәзите хәбәрчесе Нур Казырбаев, Башкорт дәүләт медицина университеты Өстәмә һөнәри белем бирү институтының иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы доценты Азат Кинҗәбулатов, журналистика ветераны Зөһрә Котлыгилдина, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясенең иҗади проектлар бүлеге мөдире Гөлнара Мурзина, “Башкортостан” телерадио копманиясенең мәгълүмати программалар хезмәте алып баручысы Елена Мусина-Сергунина, Башкорт дәүләт медицина университеты Өстәмә һөнәри белем бирү институтының иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы доценты Азамат Рәхимкулов, “Иҗтимагый электрон гәзит” редакциясенең әдәби мөхәр-рире Евгения Сюткина, “Спутник ФМ” радиостанциясен алга этәрү бүлеге җитәкчесе Марианна Тимофеева, “Агыйдел” журналының шигърият бүлеге мөхәррире Гөлнара Хәлфетдинова, “Благовар хәбәрләре” гәзите редакциясенең иҗат коллективы (Лира Гафарова, Любовь Ермакова, Айсылу Хәсәнова, Эльвира Хәсәнова, Ирина Максимова), “Медик” гәзите редакциясенең авторлар коллективы (Рәмил Бадакшанов, Олег Солтанов), “Уфа” журналы редакциясенең иҗат коллективы (Галина Ишмөхәммәтова, Әлфия Ибраһимова, Зәйнәб Бәдриева, Иван Бегма, Алина Гарипова, Лилия Зимина, Екатерина Климович, Рита Ишниязова), “Юмашевская сторона” китабының иҗат коллективы (Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар).
Эшләрне тикшерү 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.