Узган тәүлектә Башкортстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы ачыкланган.
Гомумән алганда, республикада пандемия башланганнан бирле коронавирус белән зарарланган 8072 кеше теркәлгән.
Тәүлек эчендә Башкортстанда 84 кеше савыгып чыккан, бөтен вакыт эчендә - 7293 кеше.
Русиядә бер тәүлек эчендә 5218 авыру ачыкланган, 6409 кеше савыккан. 142 кеше үлгән.