"Безнең юлчылар «Бөре - Тастүбә - Сатка» юлын төзи. Әле без Караидел районында, мондагы табигатьне күреп исең китәрлек! Матур һәм шул ук вакытта төзелеш өчен катлаулы. Бу юл бик кирәк, ул безнең республика өчен тагын бер өстәмә транспорт артериясе булачак. Әлегә хезмәттәшләрнең сроклар белән проблемалары бар, әмма 2022 елга бу юлны файдалануга тапшырачакбыз", - дигән ул.