Радий Хәбиров узып баручы ел турында социаль челтәрдә фикерләрен белдергән. "Узып баручы елда пандемия генә түгел, бик күп искиткеч вакыйгалар да булды. Әйтик, Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин Уфага күченде, анда ул сәламәтлекне һәм көчле булуны пропагандалый. Бүген ул "Урал-батыр" көч экстримы буенча кызыклы республика турниры үткәрде. Физкультура, этник спорт төрләре, башкорт уеннары һәм Русия халыкларының ярышларын пропагандалыйбыз. Шулай булгач, пандемиягә карамастан, без барыбер алга таба хәрәкәт итәбез. Барыгызга да сәламәтлек телим! - дигән ул.