+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 гыйнвар 2021, 16:35

Уфада - Яңа ел сулышы

Уфада «TERRA ZIMA» Яңа ел фестивале Вәгъдәләр узышыннан башланды.

Уфада «TERRA ZIMA» Яңа ел фестивале Вәгъдәләр узышыннан башланды.

Акция Уфада җиденче тапкыр уза. Йөгерешнең асылы шунда: һәр елны катнашучылар ким дигәндә агымдагы елда үтәргә тиешле бер вәгъдә яза һәм 2021 метр йөгерә, яки скандинав йөреше белән узалар.

Вәгъдәләр йөгерешенә шулай ук Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр дә кушылды.

«TERRA ZIMA» Яңа ел фестивале 4 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бүген марафон кысаларында «Торатау» Конгресс-холлында карнавал костюмнары конкурсы узачак. Конкурста бәйрәмгә үзенчәлекле карнавал костюмнары кигән барлык теләүчеләр катнаша. Җиңүчене конкурсның төп призы - i Phone 12 көтә.

2 гыйнварда башкала халкы һәм кунаклары өчен «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында «Кышкы Сабантуй» ачылу тантанасы була. Эксклюзив күңел ачу чараларында ат чаналарында шуу, капчык белән сугышу, чаңгы- биатлон ярышлары планлаштырылган. Моннан тыш, республикада беренче тапкыр самавырлар конкурсы узачак. Анда катнашучылар үз самавырларын күрсәтә, чәй кайната һәм кунакчыллыгын күрсәтә ала. Иң яхшы самавырчы 50 мең сум премия алачак.

Фестивальнең өченче көнендә Бөтенрусия Кар кызлары парады узачак, Аны актриса, эстрада җырчысы Анна Семенович җитәкли. Парад үз эшен «Торатау» Конгресс-холлы каршындагы мәйданда башлап җибәрәчәк һәм Зәки Вәлиди урамы буенча хәрәкәт итәчәк. Парадта теләгән һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт - Кар кызы киемендә булу. Чара Кыш бабай оркестры башкаруында тере музыка белән үрелеп барачак, күп тавыш җыйган Кар кызы 100 мең сумлык төп приз алачак.

Фестивальнең дүртенче, соңгы көне шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Торатау» Конгресс-холлы («Ватан» паркы) янында старт алачак һәм ат чабышы экипажлары парады белән истә калачак. Үткәрү урыны - Агыйдел яр буе. Парад кысаларында конкурс узачак. Кунакларны атта шуу, тере музыка һәм күңелле кәеф көтә.

Конкурсларга теркәлү, чаралар турында өстәмә мәгълүмат белән «TERRA ZIMA» фестиваленең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фото: Башинфом


Читайте нас: