+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 17:50

«Транснефть -Урал» акционерлар җәмгыяте җитештерү объектларының язгы ташу чорында эшләргә әзерлеген тәэмин итте

«Транснефть – Урал» ачык акционерлар җәмгыяте җитештерү объектларын язгы ташу чорында эшләүгә әзерләүне тәмамлады. Эшләр предприятие нефть һәм нефть продуктларын транспортлау белән шөгыльләнүче барлык төбәкләрдә дә алып барылды.

Белгечләр магистраль торбаүткәргечләрнең һәм мәйданчык обьектларының технологик торбаүткәргечләрнең линия өлешендә 6 мең берәмлеккә якын бик арматурасын тулысынча ачу һәм ябуга тикшереп, техник хезмәт күрсәтүне үтәделәр. Эрегэн кар суларын агызып җибәрү оештырылды.
Магистраль торбаүткәргечләрнең су асты кичүләрендә 99 телемеханика системасы һәм нефть продуктлары агуны ачыклау буенча 48 системаның эше расланды. 128 су асты һәм һава кичүнең техник торышына контроллек итү даими гамәлгә ашырыла. Язгы ташу чорында тотрыклы эшкә нефть һәм нефть продуктларын саклау өчен 190га якын резервуар әзерләнгән.
Автомобиль һәм тимер юллар аша магистраль торбаүткәргечләр аша чыгу урыннарындагы вантуз коеларына, тикшерү коеларына шулай ук линия өлешендәге контроль-үлчәү аппаратурасы коеларына ревизия ясалды.
Магистраль торбаүткәргечләрнең су асты кичүләрен күзәтү пункты һәм өч блокпост тиешле инвентарь һәм материаллар белән тәэмин ителгән, авария хезмәтләре бүлекчәләрендә ремонт эшләрен оештыру һәм үткәрү өчен кирәкле ягулык, кислород, пропан запасы бар. Ревизия барышында суны суырту өчен 200 берәмлек җиһаз һәм техниканың әзерлеге расланды.
Атна саен гомум озынлыгы 4,71 мең чакрым булган торбаүткәргечләрнең линия өлешенә җир өстеннән һәм һавадан патруль оештырылды.
Язгы ташу чорында электр тапшыру линияләренең һәм электр тәэминаты корылмаларының техник торышын тикшерү өчен 31 оператив төркем төзелде.
«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте объектларын язгы ташу чорында эшләүгә әзерләү буенча чараларның җыелма планы тулысынча үтәлгән.
Читайте нас: