+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2021, 14:50

“Транснефть – Урал” автоматлаштыруның яңа системасын кертте.

«Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте БРның Илеш районындагы «Андреевка-ПП» нефть продуктлары чыгару станциясендә технологик процесс белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын (АСУТП) кулланышка кертте.
Элегрәк кулланылган релелы система урынына үзебезнең илдә чыгарылган микропроцессор техникасы базасындагы заманча АСУТП файдалануга тапшырылды. Җайланмаларны урнаштыру өчен тулы завод әзерлеге булган блок-модульле бина монтажланган, анда үзәк контролер шкафлары һәм сигналларны тапшыру һәм чыгару өчен билгеләнгән объект белән бәйләнеш җайланмалары, шулай ук микроклимат, җылыту системалары урнаштырылган.
Ярдәмче системаларның технологик җиһазларын контрольдә тоту өчен билгеләнгән контроль-үлчәү аппаратурасы ныгытмалары урнаштырылды, басымны сайлау һәм температураны үлчәү корылмалары, күп сандагы башка җиһазлар алыштырылды.
Система операторына хәзер җиһазларның эш параметрлары һәм технологик процесслар турындагы мәгълүматны, шулай ук вакыйгалар тарихын белеп тору мөмкинлеге ачылды. Кирәк булганда система җиһазларны хәвефсез хәлгә күчерүне тәэмин итә.
Станциянең янгын хәвефсезлеге дә көчәйтелде: автоматик янгын сүндерү системалары куелды, янгын сигнализациясе модернизацияләнде, янгын сагы посты һәм күбек насосы бүлмәсе җиһазларның торышын чагылдыру функциясен күрсәткән мәгълүмати панельләр белән җиһазландырылды.
АСУТП системасын технологик җиһазларга тоташтыру өчен 33 км кабель сузылды. Модернизацияләү «Андреевка-ПП» нефть продуктлары чыгару станциясендә җиһазларның ышанычлылыгын гына түгел, станцияне эксплуатацияләү хәвефсезлеген дә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: