+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 10:40

“Транснефть-Урал” акционер җәмгыятендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы бүлекчәне билгеләделәр

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыятендә 2020 елгы эш йомгаклары буенча “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы бүлекчә” конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Ел саен үткәрелә торган бу конкурсның максаты – хезмәткәрләрне өзлексез укытуга, хезмәтне саклау өлкәсендә күнекмәләрне камилләштерүгә, хәвефсезлек нормативларын үтәүгә, шулай ук тулаем җитештерү культурасын күтәрүгә стимул бирү. Бу өлкәдә эшнең нәтиҗәлелеге турында производствода бәхетсезлек очракларының булмавы сөйли.
Катнашучы коллективларның йомгаклау күрсәткечләрен билгеләгәндә хезмәтне саклау буенча инструктажлар һәм медицина тикшерүләре уздыру, хезмәтне саклау таләпләрен, хезмәт һәм ял режимын үтәү, персоналны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү критерийлары исәпкә алынды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Арча нефть үткәргеч идарәсенең җитештерү хезмәте күрсәтү базасы коллективы танылды. Икенче һәм өченче урыннарны «Варгаши» нефть эшкәртү станциясе (Курган) һәм «Орск» кабул итү-тапшыру участогы (Туймазы) коллективлары яулады.
Читайте нас: