+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2021, 16:20

Нефть үткәрүчеләр "Хәтер бакчасы" халыкара акциясендә катнаштылар

«Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте хезмәткәрләре предприятие булган төбәкләрдә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.
Идарә аппараты һәм Черкассы нефть үткәргеч идарәсе хезмәткәрләре Уфа районының Чесноковка бистәсендә ветераннар Дан Аллеясенә нигез салуда катнашты: Вознесенская чиркәве янында 70 нарат үсентесе утыртылды. Туймазы районы хезмәткәрләре Туймазы сусаклагычы ярында агач утырту буенча масштаблы акциягә кушылдылар. Чара барышында Туймазы фронтовиклары истәлегенә барлыгы 6 мең агач утыртылды.
Арлан нефть үткәргеч идарәлегенең яшь белгечләре Калтасы районының Иске Калтасы авылында сугыш ветераннарына куелган обелиск янында алмагач үсентеләре утырттылар. Акцияне республика иҗтимагый оешмалары бүлекләре волонтерлары да хуплады.
Агач утыртулар май башында да дәвам итәчәк. Аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча махсуслаштырылган идарә хезмәткәрләре Уфа районының Черкассы авылы паркында аллеягә нигез салуда катнашачак. 2020 елның көзендә бу паркта «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте ярдәме белән шушы районнан Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары Ф.М. Косолапов һәм П.А. Кулаковның, Дан орденының тулы кавалеры М.А. Едренкинның бюстлары урнаштырылган иде.
2020 елдан башлап Русиядә һәм башка илләрдә үткәрелеп килгән «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар үз теләкләре белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырталар. Барлыгы 27 млн үсенте утырту планлаштырыла.
Читайте нас: