+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 21:35

Бюджет урыннары арта

Башкортстанда 2022-23 елларда югары белем бирү программаларында 13,6 мең бюджет урыны билгеләнгән.

Башкортстанда 2022-23 елларда югары белем бирү программаларында 13,6 мең бюджет урыны билгеләнгән.

Русия Мәгариф министрлыгының ачык халык конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстанда кабул итүнең контроль саннарын билгеләү буенча 2022-23 уку елына 13602 бюджет урыны бүленде. Конкурс нәтиҗәләрен брифингта Русия мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков хәбәр итте.

"2022-23 елда дәүләт өчен өстенлекле юнәлешләр булып инженер-техник (251 033 урын), педагогика (75 788 урын), медицина (53 450 урын) һәм авыл хуҗалыгы (41 095 урын) белгечлекләре торачак. Бу белгечлекләргә төбәкләрдә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без алар буенча бюджет урыннарының күбесен бирәбез", - дип ассызыклады Валерий Фальков.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022-23 елга кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча ачык конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Конкурс нәтиҗәсендә төбәк бакалавриат программаларына - 7949 бюджет урыны бүленгән, 2737 - магистратурага, 1790 - белгечлеккә, 181- аспирантурага, 935 - ординатурага һәм 10 - ассистентурага-стажировка узуга.

Башкорт дәүләт медицина университетында бюджет урыннары 261гә артты. 2022-23 елда югары уку йортында 1853 бюджет урыны булачак. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укучылар саны 79га артачак, барлыгы 1770 бюджет урыны. Төбәктәге контроль саннар аеруча Уфа дәүләт нефть техник университетына бирелгән – анда, филиалларны исәпкә алмыйча, 3087 бюджет урыны билгеләнгән.
"Безнең балалар Башкортстан вузларында сыйфатлы белем алсын өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз. Югары белем алу өчен дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдырылачак. Ул республикага талантларны җәлеп итәчәк, Русия һәм дөнья компанияләре белән партнерлыкны ныгытачак. Без төп бурычларны хәл итүгә йөз тотабыз: инвестицияләр үсеше, икътисадны технологик модернизацияләү, фәнне, мәгарифне һәм бизнесны интеграцияләү. Ә бюджет урыннары санын арттыру безнең вузларга көндәшлеккә сәләтлелек өстәячәк. Болар барысы да кеше капиталы үсешенә, югары квалификацияле белгечләр барлыкка килүгә һәм республика үсешенә китерергә тиеш», — диде Радий Хәбиров.

Гомумән алганда, Русиядә мәгариф программаларында бюджет урыннары төбәкләр файдасына бүленә. Шулай итеп, 2022-23 елга төбәкләр буенча бюджет урыннарының гомум күләменнән 73,3 процент бүлеп бирелгән.

2022-23 елда вузларга бөтен ил буенча 588 044 бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу 2021-22 уку елына караганда 11 546 урынга күбрәк.

Дәүләт Башлыгы Владимир Путин күптән түгел Федераль Җыелышка Юлламасында белдергәнчә, алдагы ике елда югары уку йортларында өстәмә рәвештә 45 мең бюджет урыны ачылачак, өстәвенә, урыннарның 70 проценты төбәкләргә бүлеп биреләчәк.

Фото: ru.depositphotos


Читайте нас: