+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2021, 10:54

Хоккей уены - кыюлар өчен!

Бүген Күмертауда "Алтын шайба" хоккей ярышлары җиңүчеләренә һәм призерларына сертификатлар тапшыру була. Ул «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ул «Сапсан Арена» боз сарае базасында (Карл Маркс ур., 2 Б) оештырыла. Анда хоккей буенча А. В. Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубының Башкортстан Республикасында 2020-21 еллар сезоны ярышлары җиңүчеләренә һәм призерларына сертификатлар тапшыру булачак.

Чарада Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор А. А. Касьянов һәм республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Р. Т. Хәбибов катнашачаклар.

Мөхтәрәм кунаклар «Алтын шайба» ярышларында җиңүче командаларга һәм призерларга хоккей экипировкасын алу өчен 21 сертификат, шулай ук «Алтын шайба» клубының республика ярышларының иң яхшы тренерларына грантлар тапшыра.

Фото: Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы
Читайте нас: