+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2021, 14:05

Нефть үткәрүчеләр хәрби мемориалларны ремонтладылар һәм төзекләндерделәр

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте филиаллары хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышына багышланган күп кенә һәйкәлләрне төзекләндерделәр.
Әйтик, Черкассы һәм Арлан нефть үткәргеч идарәләре ирекмәннәре Башкортстан Республикасының Нурлино, Олы-Теләк һәм Күтәрәм авылларында һәйкәлләр ремонтлады һәм төзекләндерде. Башка төбәкләрдә дә нефтьчеләр калышмады. Чиләбе нефть үткәргеч идарәсе хезмәткәрләре Новосинеглазовский бистәсендәге Хәтер скверындагы газоннар һәм яшел үсентеләрне тәртипкә китерделәр, бордюраларны агарттылар, стеланы буядылар. Еткүл авылында волонтерлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерүдә ярдәм иттеләр, мемориаль сквер территориясен тәртипкә китерделәр: коймаларны буядылар, мәрмәр парапетның җимерелгән участокларын агарттылар.
Курган идарәлеге волонтерлары Новый мир бистәсендә Җиңү аллеясынә нигез салдылар, 25 агач, шул исәптән юкә, кедр һәм каштан утырттылар. Акциядә предприятие пенсионерлары һәм җирле халык катнашты. Коллектив әгъзалары предприятиенең җитештерү объектлары урнашкан торак пунктларда берничә һәйкәлне дә төзекләндерделәр.
“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте ирекмәннәре катнашлыгында барлыгы уннан артык һәйкәл һәм мемориаль комплекс ремонтланды. Ә Җиңү көнендә нефтьчеләр аларга чәчәкләр һәм веноклар салды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан предприятиенең элеккеге хезмәткәрләре арасыннан 92 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне котлаулар һәм бүләкләр алдылар. «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте волонтерлары пенсионерлар янына бардылар, өйдә ярдәм иттеләр, йорт яны участокларын тәртипкә китерделәр.
Ә яшь белгечләр Чиләбе өлкәсенең Новый мир һәм Канашево бистәләре мәктәпләре укучылары өчен ачык дәресләр үткәрделәр, балаларга авылдаш сугыш геройлары турында сөйләделәр.
Читайте нас: