+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2021, 11:40

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте янгын хәвефе янаган чорда тотрыклы эшләүне тәэмин итте

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Башкортстанда һәм үзе эшләгән төбәкләрдә янгын хәвефе янаган чорда җитештерү объектларының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча күрелгән чараларын төгәлләде.
Эре торбаүткәргеч оешмасы хезмәткәрләре урман массивлары буйларында һәм 41 җитештерү объекты (нефть һәм нефть продуктларын йөртүне тәэмин итүче станцияләр) тирәсендә 940 километр озынлыкта минераллаштырылган полосаларны төзекләндерде, магистраль торба үткәргечләрнең линия өлеше объектлары буйларында 3 меңгә якын минераллаштырылган полосаларны яңартты. Шулай ук 3 мең километр озынлыкта торба үткәргечләрнең сак зоналары һәм 57 километр озынлыкта югары вольтлы линияләрнең сак зоналары куаклардан чистартылды.
“Транснефть – Урал” акционер җәмгыятенең барлык объектларында да хәвефсезлек тәэмин итәр өчен аерым янгынга каршы режим кертелде, урманнардагы янгынны сүндерү төркемнәре булдырылды, аларның персоналы тиешле белем алды. 2,8 меңнән артык янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы һәм 1,2 меңнән артык магистраль торба үткәргечләр аша махсус чыгу урыннары тикшерелде.
“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте нефть үткәргеч комплекслары урнашкан районнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген кабат искә төшерә. Магистраль торба үткәргечләр зонасында учак ягу, шырпы, тәмәге төпчеге ташлау, коры үләннәрне яндыру тыела. Янгын чыккан очракта кичекмәстән 112 яки 101 телефон номерларына шалтыратырга.
Читайте нас: