+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2021, 11:05

Нефтьчеләрнең ярдәме Уфа дәваханәсенә коронавирус белән көрәшергә булышлык итә

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Уфа шәһәренең 10нчы клиник дәваханәсенә медицина җиһазлары һәм материаллар алырга 1 миллион сумлык иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Бүлеп бирелгән акчаларга медперсоналны һәм пациентларны төрле авырулардан саклау өчен медицина җиһазлары: бактерицидлы нурландыргычлар, сулар һаваны зарарсызландыру һәм чистарту өчен фотокаталитик җайланмалар, бактерицид ультрашәмәхә лампалар сатып алынды.
Шулай ук өзлегүләре булган пациентларның хәлен даими һәм бер тапкыр тикшерү өчен җиһазлар, шул исәптән коронавирус инфекциясе йоктырганда кирәк булган пульсоксиметрлар, глюкометрлар, тонометрлар, медицина калдыкларын вакытлыча саклау һәм зарарсызландыру өчен кирәкле материаллар, дәваханә персоналына ресираторлар алынды. Медикларның ял итү бүлмәсендә уңайлы шартлар тудыру өчен заманча көнкүреш техникасы булдырылды. Сатып алынган җиһазларның күбесе – үзебезнең илдә җитештерелгән.
Читайте нас: