+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2021, 13:33

Ул бездә булырга тиеш!

Радий Хәбиров Владимир Путиннан Башкортстанны карбон полигоннары төзү буенча пилот проектына кертүне сорады.

Ул бездә булырга тиеш!
Ул бездә булырга тиеш!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путиннан төбәкнең карбон полигоны төзүгә заявкасын хуплауларын сорады, анда углерод ташлауларга мониторинг, аны утильләштерү һәм нейтральләштерү технологияләрен булдыру буенча тикшеренүләр үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның ноябрендә Владимир Путин 2030 елга һавага парник газлары чыгаруны 1990 ел дәрәҗәсенә карата 70 процентка кадәр киметүне тәэмин итәргә һәм Русиянең парник газлары чыгаруның түбән дәрәҗәсе булган үсеш стратегиясен булдырырга кушты.

- Башкортстан Республикасының уникаль мөмкинлекләре бар, бәлки алар беркайда да юктыр. Моннан тыш, территориядә карбон полигоннары, урманнар, шулай ук без тәкъдим итә торган авыл хуҗалыгы җирләре, җитди алга киткән фән бар, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без карбон полигоны булдыру буенча заявка әзерләдек инде. Эксперименталь режимны безгә үткәрүне сорадык.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: