-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 октябрь 2021, 21:13

Бозлавык, карлы яңгыр...

Юлга чыкмавың хәерле.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, иртәгә республиканың аерым районнарында җепшек кар явуы һәм агачларга кар сарылуы, юлларда бозлавык, явым-төшем вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлануы көтелә.Һава торышының начараюы сәбәпле, Башкортстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрнең игътибарын тизлек режимын саклауга юнәлтә.

Температураның кискен төшүе, юеш кар рәвешендәге явым-төшем аркасында автомобиль юлларының аерым участокларында бозлавык барлыкка килә. Бу машина йөртүчеләрдән юлда уяулык таләп итә.Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - машина йөртүчеләрнең юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәве. Автомобильләр арасындагы дистанцияне һәм интервалны истә тотарга, хәвефсез тизлекне сакларга, юлда маневрлар ясаганда сак булырга кирәк.

Фото: realnoevremya.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: