-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 18:55

Юл буенда матур комплекс булачак

Башкортстанда инвестор юл буе комплексын төзү өчен сәүдәләшүдә катнашмый гына җир участогы алачак.

Юл буенда матур комплекс булачак
Юл буенда матур комплекс булачак


Башкортстан Республикасы Башлыгы боерыгы белән «Башуралремстрой» җәмгыятенә сәүдәләшү үткәрми генә җир участогын арендага бирү турында карар кабул ителгән. Компания юл буенда сервис төзү буенча киң масштаблы инвестицион проектны гамәлгә ашырмакчы.

- Хәзерге вакытта әлеге юл участогы заманча юл буе сервисы объектына мохтаҗ. Компания шушы проектны инвестицияләү өчен 51 миллион сум акча түләргә әзер, 27 эш урыны булдырылачак, - дип белдерә Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына инвестор белән участок арендалау буенча килешү төзү йөкләтелгән.

Комплекста кафе, кунакханә, җиңел һәм йөк ташучы машиналар өчен автостоянка, шулай ук автомобильләрне газ белән заправкалау станциясе, шиномонтаж киоскы һәм мини-базар булачак.

Объект Иглин районында М-5 «Урал» федераль автомобиль юлында төзелер дип планлаштырыла.

Бу эшкә төбәк Үсеш корпорациясе дә кушылачак.
- Корпорация белгечләре тарафыннан финанс моделе һәм бизнес-план төзелгән, шулай ук Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертү һәм сәүдәләшү үткәрмичә арендага җир алу өчен барлык документлар тупланган, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. Аның әйтүенчә, проект кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылачак.
Шуны да әйтергә кирәк, юл буе сервисы объектлары федераль автомобиль юллары өчен инвестицияләр күләме - 50 миллион сум, төбәк, урындагы, муниципальара юллары өчен 20 миллион сумнан, Башкортстанның төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы районнары өчен 10 миллион сумнан алып тәшкил итсә, республиканың өстенлекле инвестицион объектлары исемлегенә керә ала.
Арытаба, инвесторлар дәртләндерү чараларына ия була ала. Проектта 15 эш урыны булдыру каралган очракта инвесторга сәүдәләшү үткәрми генә җир участогын алу хокукы бирелә.

Шулай ук транспорт һәм инженер инфраструктурасы объектлары төзелеше чыгымнарының берникадәр өлешен каплатуга субсидия каралган. Ул 30 миллион сум күләмендә, ләкин федераль автомобиль юллары проектлары өчен 50 проценттан артык һәм төбәк, урындагы, муниципальара юллары өчен 70 проценттан артык булмаска тиеш.


Фото Башкортстан Республикасы Хөкүмәте сайтыннан алынды.


Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас в